erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын унитазлы җитәкченең 21 йортка һәм 6 машинага ия булуы ачыкланган

Тиздән бу мөлкәтнең барысы да дәүләткә тапшырылачак ("Ватаным Татарстан").

 

Хәтерләсәгез, җәй урталарында Ставрополь крае буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Алексей Сафонов һәм аның кул астында эшләгән 35ләп кеше 19 миллион сумнан артыграк күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарланган иде. Шул вакытта башлыкның алтын унитазлы йортта яшәп ятуы бөтен илгә мәгълүм булды. Менә хәзер аның тагын 21 күчемсез милеккә һәм алты машинага ия булуы ачыклаган. Бу хакта “РИА Новости” Россия генераль прокуроры Игорь Краснов сүзләренә таянып яза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ришвәтчелектә шикләнелүче хокук сакчысының табылган байлыгы үзенең, шулай ук якыннарының исеменә теркәлгән. Бу мөлкәтнең барысын да дәүләткә тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, Краснов әйтүенчә, Сафоновның кул астында эшләгән кешеләрнең йөзләрчә миллион сумлык байлыкка ия булулары билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез: Сафонов җитәкчелегендә ЮХИДИ хезмәткәрләре документлар һәм автомобильләр өчен “матур” номерлар сату белән шөгыльләнгән. 80нән артыграк тентү үткәрү нәтиҗәсендә бик күп суммада акча һәм кыйммәтле машиналар хуҗасыннан тартып алынган. Сафонов йортының эчке яктан алтын белән бизәлүе, юыну бүлмәсендәге раковина һәм унитазының алтыннан торуы күпне күргән тикшерүчеләрне дә таңга калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X