Реклама
2020 елда ул 466 мең сум тәшкил итәр дип көтелә.
Ана капиталы 2020 елның гыйнварыннан индексацияләнәчәк. Ул киләсе елда 466 мең сум булыр дип фаразлана. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова әйтте.
Ул программа 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылганын искәртте. "Россия хезмәт министры Максим Топилин әйтүенчә, инфляция 4 процент күләмендә фаразлана. Ана капиталы 466 мең сум тәшкил итәчәк", - диде.
Гөлсинә Сабирова 2018 елда ана капиталының электрон сертификатлары да кертелгәнен искәртте. Нибары 380 шундый сертификат рәсмиләштерелгән. Гөлсинә Сабирова моны халыкның кәгазь документка өстенлек бирүе белән аңлатты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197290/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз