erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Арча шәһәрендә җитәкче алмашынды

Татарстанның Арча районы үзәге — Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов вазифасын вакытыннан алда калдырды.

Рәсми карарны шәһәр Советы кабул итте. Ул Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. Документка Арча районы һәм Арча шәһәре башлыгы Алмаз Хисаметдинов кул куйган.

Карарда вазифадан китү сәбәбе болай дип күрсәтелә: «үз теләге буенча, шәхси гариза нигезендә». Рөстәм Касыймовның вәкаләтләре 20 февраль көнне туктатылган.

Рөстәм Касыймов 1973 елның 15 гыйнварында туган. Ул Арча шәһәре башкарма комитетын 2015 елның октябреннән башлап, ун елдан артык җитәкләде.

Чыганак: Татар-информ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев