erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Арчада сәнгать мәктәбе төзеләчәк

Республикада балаларны сәнгатькә җәлеп итү юнәлешендә эш дәвам итә

2026 елда Татарстанда дүрт яңа сәнгать мәктәбе төзеләчәк. Алар Арча, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Балтач районнарында сафка басачак. Бу хакта ТР финанслар министрлыгы хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән булдырылган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына ирешү барышында балаларның сәнгать өлкәсендә белем алуына ярдәм итү буенча киң колачлы эшчәнлек алып барыла. Әлеге максатларга 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында 548,6 млн.сум күләмендә чаралар каралган”, – дип хәбәр ителә Министрлык сайтында.

Әлеге финанслау Арча, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Балтач районнарында сәнгать мәктәпләре төзергә мөмкинлек бирәчәк.

 


Нет комментариев