erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Атна ахырына Татарстанга көчле салкыннар кайта

Бу атнада Татарстанда һава торышы уртача салкын булачак, ә атна ахырына республикага янә көчле суыклар кайтачак.

Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. «Метео» прогностик үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, атна дәвамында республикада уртача салкын һава сакланачак.

Синоптик мәгълүматларына караганда, 27 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр Татарстан территориясендә өч көн дәвамында кар явуы көтелә. Бу чорда юлларда һәм торак пунктларда саклык чараларын күрү сорала.

30 гыйнвар төнендә һава температурасы кискен төшәчәк. Аерым районнарда термометр баганалары -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көчле салкыннар 30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр сакланыр дип фаразлана.

Белгечләр халыкка һава торышы шартларын исәпкә алып, юлга чыкканда һәм ачык һавада озак торганда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.


Нет комментариев