erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Автомобильчеләр! Сак йөрегез!

Иртәгә, 17 октябрьдә, төнлә һәм иртән, Татарстан һәм Казан юлларының аерым урыннарында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан көтелә.

Көндез исә Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Көчәйгән вакытта секундына 16 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/16/195436/


Нет комментариев