erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Галимовның кызын алдаучыны төрмәгә озатканнар

Башкортстан Прокуратурасы башкаланың "5 звезд" турфирмасы директорын гаепләүне раслады.

53 яшьлек Гөлнара Яфаева караклыкта һәм аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Ул узган елның декабреннән 2019 елның сентябренә кадәр 177 клиенттан Төркиягә, Грециягә, Таиландка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм башка илләргә юлламалар өчен түләү сыйфатында 20 миллион сумнан артык акча алган. Бу хакта "Кызыл таң" хәбәр итә.

Башкортстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, Гөлнара Яфаева түләнгән турларга бронь ясамаган һәм алынган акчаларны шәхси ихтыяҗларына тотынган. Моннан тыш, тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче үз коллегаларының 4,1 миллион сумнан артык акчасын урлаган. Билгеле булганча, туристлык агентлыгы җитәкчесе, 1,5 миллион сум зыянны түләп, җинаять кылуда гаебен таныган.

Җинаять эше Уфаның Октябрь районы судына җибәрелгән. Зыян күрүчеләр арасында танылган җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл дә бар. Кызганычка каршы, ул да тур сатып алган һәм зур суммада акча түләгән булган. "Кью Трэвелс" агентлыгын оештыручы Гөлнара Яфаева алдагы берничә елын төрмәдә үткәрергә мөмкин. Яңа елдан соң җәйге ялларын кайгырта башлаячак туристлар, уяу булыгыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: BNEWS сайтыннан

Автор Резеда Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X