erid:2VtzquqpS7d
Айгөл Бариеваның гаиләсендә зур кайгы
Яңалыклар

Айгөл Бариеваның гаиләсендә зур кайгы

Яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының ире вафат.

Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. "Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын", дип язган Лилия әлеге хәбәрендә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/aygl-barievany-kaygysyn-urtaklashabyz


Арча хәбәрләре

Нет комментариев