erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Бариеваның кызы: "Әти исән чагында аның күркәм сыйфатлары турында уйлап та бетермәгәнмен икән "

Җырчы Айгөл Бариева гаиләсенә авыр кайгы килгәнгә җиде көн. Ислам динен тотучы татарларга хас гадәт буенча, Айгөл ире Линар рухына Коръән ашы уздырды. Якын итеп, мине дә чакырды. ("Интертат", Алсу Исмәгыйлева)

 

Айгөл Бариеваның улы: «Әти белән Әнинең мәхәббәте – мин белгән иң матур мәхәббәт тарихы»Айгөлнең чакыруын ихлас рәхмәт белән кабул иттем. Бу дини мәҗлескә журналист буларак түгел, Айгөл белән күптән таныш булган, аның белән рухи якынлык тойган шәхес буларак бардым. Мәҗлестәге рухны, атмосфераны күргәч исә аңладым: журналист буларак та язарга кирәк икән. Чөнки Айгөл белән Линар, хәзер икесе ике дөньяда булуга карамастан, күпме кешегә һаман да үрнәк булып торалар.

«Еласак, әти хупламас иде»

Коръән ашына Айгөл хатын-кызларны: туганнарын, гаилә дусларын, хезмәттәшләрен чакырган. Яп-якты зал сайлаган, зәвык белән табын корган. Мәҗлескә килгән һәркемне кочаклап каршы алды. Кызы Айлинә белән улы Камил кунакларга урыннар тәкъдим иттеләр. Һәркемгә рәхмәтләрен җиткерүләре шулкадәрле ихлас иде, күзгә яшьләр килде. Линарның шулай көтмәгәндә, кисәк китеп бару кайгысы йөрәкләрне киссә дә, гаиләсенең аның рухын шулай кадерләве күңелгә нур иңдерде.

Мәҗлес башланганчы, Айлинә белән Камил янына килеп, әтиләре турында сөйләүләрен сорадым.

Әти белән Әнинең мәхәббәт тарихы – мин белгән мәхәббәт тарихлары арасында иң матуры. Алар бер-берсен бик яраттылар! Безне шундый мәхәббәттә үстергәннәре өчен рәхмәт аларга, – диде Камил. Шул мизгелдә йөзендәге нурны күрсәгез!

Әти исән чагында аның күркәм сыйфатлары турында уйлап та бетермәгәнмен икән. Әйе, ул бик кешелекле, юмарт, шаян иде, безне нык яратты. Тик кеше исән чакта аны бик уйламыйсың икән. Ул арабыздан киткәч кенә тирәнрәк уйлый башладым. Өчесенә килгән хезмәттәшләре әтинең аеруча гадел булуын әйтте, гаделсезлек күрсә, аңа каршы көрәшә торган булган. Ә бит мин дә нәкъ шундый! Мин Әти кызы! Әти хәзер «И, кызым!» – дип кочакласын иде мине. Тик беләм: әгәр мин бертуктаусыз еласам, аңа бу ошамаячак иде. Шуңа мин нык булырга тырышам. Бу мәҗлесне оештырышырга да булыштым, күп мәшәкатьләрне үз өстемә алдым, – дип сөйләде Айлинә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Линар белән Айгөлнең балаларында рухның көчле булуы сизелә. Айлинә «әтием риза булмас иде» дип еламаска тырыша, ә Камилгә тагын да зуррак сынау үтәргә туры килгән: Линарның үлеменнән соң өч көннән аның Мәскәүдә премьера спектакле булды. Айгөл Бариева бу турыда соцчелтәргә язып чыкты, улының премьераны әтисенә багышлаганын әйтте.

– Камил, уйнавы авыр булдымы? – дип сорадым.

Җиңел булмады. Әнинең, Айлинәнең, туганнар, дусларның теләктәшлеге белән уйнап чыктым. Спектакльне әтигә багышлавым көч бирде. Әти минем карарны хуплар иде дип уйлыйм, – диде Камил.

Күңелне бер нәрсә юата: оҗмахта Әти белән күрешербез дип ышанам. Хәзер без Камил белән Әнинең канатлары булып, аны саклап, яклап яшәргә тиеш, – дип өстәде Айлинә.

Линарның әнисенә кайгылы хәбәрне әйтмәгәннәр

Мәҗлескә Айгөл ягыннан да, Линар ягыннан да туганнары күп килгән иде. Линарның әнисенең бертуган апасы Зифа ханым сүзен Айгөлгә рәхмәттән башлады

Тулы язманы әлеге сылтама аша укырга була: https://intertat.tatar/news/aigol-barievanyn-uly-ati-belan-aninen-maxabbate-min-belgan-in-matur-maxabbat-tarixy-5853979

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X