erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЗСларда сатыла торган ягулыкның сыйфаты яхшырган

Тикшерелгән ягулык үрнәкләренең 2,1 процентында нормадан тайпылышлар булуы ачыкланган.

Узган ел белән чагыштырганда, быел Татарстан АЗСларында мотор ягулыгының сыйфаты яхшырган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды.

Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану идарәсе» ДБУ җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев 28 октябрьдән ягулык сыйфатын тикшерү айлыгы узганын әйтте. Бу вакыт эчендә экспертлар Татарстанның 401 АЗС һәм өч нефтебазасында 719 ягулык үрнәген алган.

Айлык нәтиҗәләре буенча, тикшерелгән ягулык үрнәкләренең 2,1 процентында, ягъни унбишендә нормадан тайпылыш ачыкланган. Былтыр бу күрсәткеч 4,3 процент дәрәҗәсендә булган. «Татарстан АЗСларынңда ягулыкның сыйфаты яхшыру күзәтелә», — ди Роберт Гыйләҗиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ел башыннан идарә белгечләре республика АЗСларыннан 1,9 меңнән артык ягулык үрнәген тикшереп караган. Нормадан тайпылыш 2,6 процент дәрәҗәсендә ачыкланган. 2018 елда бу күрсәткеч 3,7 процент тәшкил иткән.

Идарә җитәкчесе сүзләренчә, бүген ягулык составында күкерт 1 кг га 10 мг тиеш. Күкерт күләме соңгы ун белән чагыштырганда, 100 тапкыр кимегән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X