erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 һәм 50шәр мең сум акча бирелә

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 шәр һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның бу хакта Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашуда әйткәнен искәртте. 7 февральдә сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган сумма турында Россия Президентының 100 нче номерлы Указы имзаланган.

Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә түләнәчәк. Шуның 8801енә 75 мең сум, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.

«Указ нигезендә 75 мең сум сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Бу акчалар ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум урынына түгел, анысы да үз урынында кала», — дип басым ясады Эдуард Вафин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Былтыр республикада 14 млн 770 мең сум акча түләнгәнен әйтте. «Быел 1,9 млрд сум акча түләячәкбез», — дип әйтте пенсия бүлеге идарәчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X