erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атна эчендә 52 кешегә инфаркт булган

Узган атнада, 27 нче июньнән 3 нче июльгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7298 тапкыр чакыртылган.

Иң күп чакырулар саны (6174) төрле авырулар буенча башкарылган. 135 кешедә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы күзәтелгән, ә 52 кешедә көчле миокард инфарктлары булган. Бала табуга бригада 62 тапкыр чыккан.

Бәхетсезлек очракларына табиблар 1062 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарына ашыгыч ярдәмне 47 тапкыр чакыртканнар. Аварияләрдә 49 кеше зыян күргән, берсе үлгән. 30 кешене табиблар дәвалау оешмаларына алып киткән. Моннан тыш, янгын урыннарына 12 тапкыр барганнар, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ber-atna-echend-52-kesheg-infarkt-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X