erid:2VtzquqpS7d
Бер кеше һәлак булган, җиде кеше зыян күргән: Татарстанда көчле юл-транспорт һәлакәте булган
Яңалыклар

Бер кеше һәлак булган, җиде кеше зыян күргән: Татарстанда көчле юл-транспорт һәлакәте булган

Кичә кичке алтылар тирәсендә Сарман – Яр Чаллы юлының 24 нче километрында көчле авария юл-транспорт һәлакәте булган.

 

«Лада Калина» машинасын йөртүче 19 яшьлек егет каршы як полосага чыгып, Skoda Kodiaq машинасына бәрелә.

«Калина»ның яшь шоферы шунда ук һәлак булган, тагын җиде кеше – чит ил машина йөртүчесе һәм пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләр арасында өч бала да бар.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев