Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бөгелмә районында «ГАЗель» белән җиңел машина бәрелешкән

    Бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

    (Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Бөгелмә районы Ефановка авылы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләгәнчә, трассада «ГАЗель» һәм Skoda җиңел машинасы бәрелешкән.

    Бәрелү шулкадәр көчле булган, ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан. Чит ил машинасының кузовына шактый җитди зыян килгән – аның уң ягы тулысынча җимерелгән, алгы пыяласы чәлпәрәмә килгән, капоты өзелгән.

    Реклама

    «Ким дигәндә бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аны хастаханәгә алып киттеләр», — дип белдерделәр һәлакәтнең шаһитлары.

    https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-02-2022/b-gelm-rayonynda-gazel-bel-n-i-el-mashina-b-releshk-n-5850006

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: