erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Битлекләрне кайчан салабыз? (Ковид: белгечкә дүрт сорау)

Коронавируска бәйле сораулар укучыларыбыздан һәрдаим килеп тора. Күпләрне борчыган сорауларга медицина фәннәре кандидаты, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Лилия ЮЗЛИБАЕВА җавап бирде. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)

Әти-ниләр “утренник”ка керә аламы?
Соңгы арада коронавирус тагын котыра. Узган ел авыручылар азрак булса да, балалар бакчаларында бәйрәмнәргә әти-әниләрне кертмәгәннәр иде. Инде 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәре якынлаша. Быел да чикләүләр кертелерме икән?
Алсу,
Түбән Кама.

“Балалар бакчаларында  бәйрәмнәрне  бер төркем эчендә генә үткәрү рөхсәт ителә. Әгәр дә анда өлкәннәр була икән, алар битлек кияргә һәм коронавируска каршы вакцина ясаткан булырга тиеш”, – дип аңлатты белгеч.

Битлекләрне кайчан салабыз?
Җәмәгать транспортында битлек киеп йөрү туйдырды. Аларны кайчан салдырырга уйлыйлар икән?
Руслан Садриев,

Казан.
“Грипп һәм ОРВИ вакытында бу мәсьәлә актуаль түгелдер дип уйлыйм. Ни дисәң дә, битлекләрнең нәтиҗәсе бар. Омикрон бик тиз таралырга сәләтле. Ә җәмәгать транспортында кешеләр һәрвакыт бик тыгыз була”, – дип җавап бирде Лилия Юзлибаева.

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туристларга нишләргә?
Чит илгә чыккан очракта һәм чит илдән Россиягә кайтканда хәзерге вакытта туристлар өчен нинди чикләүләр бар?
Ландыш Әсәдуллина,
Мөслим.

“Кеше чит илгә чыкканда, коронавиурстан вакцина ясаткан икән һәм соңгы 6 айда коронавирус йоктырып, терелгән икән, аңа бернинди дә таләпләр каралмаган. “Бердәм дәүләт хезмәте күрсәтү порталында” моны раслый торган QR-коды гына булырга тиеш. Ә менә авырмаган һәм вакцина ясатмаган туристлар, андыйлар хәзер юктыр да инде, Россиягә кайтканда ПЦР-тест бирергә һәм нәтиҗәләрен “Бердәм дәүләт хезмәте күрсәтү порталы”нда урнаштырырга тиеш. Нәтиҗәләр алганчы алар үзизоляциядә калырга тиеш”, – диде  Лилия Юзлибаева.

Дистанцион форматка кайчан күчәргә?
Балалар бакчасында, мәктәпләрдә балаларның дәресләре, эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, кайсы очракларда туктатылырга хокуклы?
Рәсимә Шакирова,
Арча.

“Мәктәптәге сыйныфларны яисә балалар бакчасындагы балаларны дистанцион форматка күчерү өчен балаларның 20 проценты укырга килмәве, ә авыруның сәбәбе ОРВИ яисә грипп дип табылуы шарт булып тора. Бу таләпләр элек тә бар иде. Омикрон билгеләре дә ОРВИныкына бик охшаган. Шуңа да төркемдә яисә сыйныфта бер бала авыртса, бөтенесен дә дистанцион форматка күчерү дөрес булмас иде”, – дип аңлатты белгеч.

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/bitleklrne-kaychan-salabyz-kovid-belgechk-drt-sorau

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X