erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләк итеп бирелгән йортта өч кенә ай яшәп калганнар...

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында чыккан янгын аркасында Таҗикстаннан күчеп кайткан алты балалы гаилә йортсыз калган. Алар бу йортта өч кенә ай яшәп калган("Шәһри Казан",Дилбәр Гарифуллина).

 

- Гаиләбез ишле, әлхәмделиллаһ, алты балабыз бар. Иң кечкенәсен - 3, олысына - 14 яшь.  Август аенда авылга кайтып, балаларны мәктәпкә, балалар бакчасына биреп, җай белән генә яши башлаган идек. Менә шушы хәл килеп чыкты. 28 октябрь көнне йортның документлары әзерләнеп кенә беткән иде. Сөенечебез озакка бармады, - ди гаилә башлыгы Зиадулла.

Лолаевлар гаиләсе Екатеринбургтан Татарстанга быел гына күчеп килгән булган. Дүрт ай Казанда фатирда яшәгәннәр. Игелекле бер кеше ярдәме белән Олы Ачасыр авылына кайтып төпләнгәннәр. Бу йортны Лолаевларга ул сатып алып биргән. Берничә көн элек кенә йортны сезнең исемгә яздырдык, дип шалтыратып әйткән булган.

- Мин кичке җиделәрдә Казаннан кайтып кына кергән идем. Табын артына җыелышып ашарга утырдык. Урамда ниндидер тавышлар ишетелде, ул арада күршеләрнең кычкырган тавышларын ишетеп алдык. Өйдән чыксам, йорт каршысындагы сарай яна. Тизрәк балаларны, документларны алып чыгып йөгердек. Ут сарайдан өйгә, мунчага күчте. Бөтен нәрсә янып бетте. Ут кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, диделәр. Район башлыгы  Михаил Афанасьев ярдәмендә вакытлыча яшәп торырга ике бүлмәле фатир бирделәр, әлегә шунда яшәп торабыз, - ди Зиадулла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сигез кешелек гаилә мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә таяна. Ярдәм кулы сузучылар акчаны Сбербанк картасына күчерә ала: 4276160386430442.  (89274221549 телефон номерына бәйләнгән).

Зиадулланың икенче телефон номеры: 89274363859.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ut-saraydan-yg-munchaga-kchte-bten-nrs-yanyp-bette

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X