erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Бөтенроссия авыл Сабантуенда яңа гастрономик рекорд куярга җыеналар

Быел Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узачак XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе милли гореф-гадәтләрне, спортны һәм мәдәниятне генә түгел, ә татар аш-су традицияләрен дә киң таныту мәйданына әверелергә мөмкин.

2026 елның 27 июнендә Пенза өлкәсенең Кузнецк районында урнашкан Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бәйрәм көнендә Россиянең гастрономия тарихына керердәй үзенчәлекле вакыйга көтелә. Сабантуй мәйданында милли ризыклар әзерләү буенча яңа рекорд кую планлаштырыла. Нәтиҗә «Россия рекордларының гастрономия китабы»на кертеләчәк дип көтелә.

Мондый тәҗрибә Сабантуй тарихында яңалык түгел. Моңа кадәр Пермь краенда үткәрелгән XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе вакытында пешекчеләр 3414 порция «татарча азу» әзерләп, ил күләмендә рекорд куйганнар. Әлеге ризыкның гомуми авырлыгы 857 килограммнан артып киткән.

Быел исә Пенза Сабантуенда милли ашның күләме тагын да зуррак булырга мөмкин. Оештыручылар якынча 1000 килограмм ризык әзерләүне күздә тота. 

Чарада мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә. Алар арасында Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев