erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Ноябрьдә Татарстанда кыска өч көнлек эш атнасы булачак

Ноябрь аенда Татарстан халкы ничек ял итәчәк

Ноябрьдә Татарстан халкын 2026 ел эчендә иң кыска эш атнасы көтә. Ул нибары өч көн дәвам итәчәк, өстәвенә аларның икесе кыскартылган дәвамлылыкка ия булачак. Ноябрьдә татарстанлыларның кайчан ял итәчәге турында тулырак мәгълүмат "Татар-информ" материалында.

2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәрге вакыт биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен аеруча кыска булачак. Татарстанлыларга эшкә 2, 3 һәм 5 ноябрьдә барырга туры киләчәк. Шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, чөнки ул 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә кадәр булачак.

Тагын бер кыскартылган көн 5 ноябрьгә туры килә, чөнки ул 6 ноябрьгә туры килә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан була. Республика халкын шимбә һәм якшәмбегә туры килә торган күчмә 7 һәм 8 ноябрь көннәрендә көтә. ЧЫГАНАК


Нет комментариев