erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлык илләрне кабат битлек режимы кертергә чакырды

Дөньяның барлык илләренең хакимиятләре Covid-19 коронавирусы профилактикасы буенча кабат чаралар кертергә тиеш. Битлек киеп йөрү һәм биналарны җилләтү дә күздә тотыла. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адхан Гебрейесус белдерде, дип хәбәр итә Sky News телеканалы.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы фикеренчә, хөкүмәтләргә «битлек кию, яхшыртылган вентиляция, тест ясау һәм дәвалау беркетмәләреннән файдалану кебек тикшерелгән чараларны» кулланырга кирәк.

«Covid-19 очракларының саны арта баруына борчылам, бу зур йөкләнеш белән эшләүче сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәткәрләренә йөкләмә өсти. Мин шулай ук үлемнәр саны арту тенденциясенә дә борчылам», –  диде Гебрейесус.

Covid-чикләүләр Татарстанда 8 июльдән туктатылып торды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска каршы вакцинация темпларын арттырырга кушты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән алганда, Россиядә чикләүләрне моннан да иртәрәк гамәлдән чыгардылар. Әмма Роспотребнадзор авырулар саны кисәк артып киткән вакытта аларның яңадан гамәлгә кертелергә мөмкин булуы турында кисәтте.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X