erid:2VtzquqpS7d
Бүген Татарстанда +19 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Яңалыклар

Бүген Татарстанда +19 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метрдан артмаячак.

Бүген Татарстанда антициклон тәэсирендә һава температурасының күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, төнлә төшкән томан сакланачак.

Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 3-8 метрдан артмаячак.

Көзге салкын төннән соң төбәкнең көньягында көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +16...+18 градуска кадәр).

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев