erid:2VtzquqpS7d
Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге яңа мөмкинлекләр ача
Арча яңалыклары

Арчаның Мәрхәмәтлек үзәге яңа мөмкинлекләр ача

Арчаның “Мәрхәмәтлелек үзәге”ндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яңа шөгыльләр үзләштерә.

Арчаның “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан уздырылучы  бәйгедә “Бирәзә нуры” мәчете белән бергә катнашып, грант отуы турында без яз көне язган идек. Ул вакытта грант ярдәмендә үзәккә йөрүче сәламәтлекләре чикле якташларыбыздан торган “Кояшкай” милли уен кораллары ансамбле оешкан иде. Ансамбльгә йөрүчеләр 8 Март алдыннан әниләрен матур концерт номерлары белән сөендергән иде.

“Грант акчасына ансамбль өчен синтезатор, сыбызгылар алдык, шулай ук ротанг үрү буенча остаханә һәм кечкенә типография эшли башлады”, – дигән иде ул вакытта Мәрхәмәтлек үзәгенең социаль тернәкләндерү буенча белгече Гөлфия Хафизова.

Ротанг үрү серләренә төшенәләр

Бер ел дәвамында үзәкнең көндезге бүлегенә йөрүче 18 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлекләре чикле якташларыбыз атнага ике тапкыр ротангтан чүлмәк үрү серләренә төшенә. Берсеннән берсе матур үрелгән чүлмәкләрдән алар күргәзмә дә ясап куйганнар.

“Башта җиңел бизәкләрне үзләштерсәк, әкренләп авыррак бизәкләргә күчтек,– ди Гөлфия Хафизова. – Әлбәттә, үзәкнең белгечләре белән бергә. Ротанг белән үрү сабырлык тәрбияли, игътибарны һәм иҗади сәләтләрне үстерә”.

"Ярдәм" проекты компьютер үзләштерергә ярдәм итә

Моннан тыш, үзәктә “ЯРДӘМ” проекты гамәлгә ашырыла. Ул яшь инвалидларга, шул исәптән менталь үсеш үзенчәлекләре булган кешеләргә, компьютер грамоталылыгын үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында грант акчасына үзәккә ике компьютер һәм төсле принтер алганнар. Катнашучылар компьютерда графика, таблицалар һәм шаблоннар белән эшләргә өйрәнеп, “Бирәзә нуры” мәчетенә йөрүчеләр өчен мөселман календарьлары әзерләп биргәннәр.

компьютер грамоталылыгын үзләштерергә мөмкинлек бирә

 


Нет комментариев