Яшь педагог, “Ел укытучысы”, “Кеше тәрбияәү”, “Тату сыйныф серләре” бәйгеләре җиңүчесе, мәктәп директоры... Аның исеме район мәгарифе өлкәсендә эшләүчеләргә төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләре аша да яхшы таныш.
Педагогик хезмәт юлын Арчаның алтынчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлаган Ришад Сәйфетдинов бүген районда алдынгылардан саналган Лесхоз мәктәбен җитәкли. Моның шулай булуын мәкаләбез герое үзе дә ассызыклап үтте: “Мин көчле мәктәпкә, көчле коллективка килдем”.
Тумышы белән Балтач егете Ришад Сәйфетдинов кечкенәдән әнисе – тарих укытучысының эшен күреп үсә. Башта үзе дә тарих укытучысы булырга теләсә дә, Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, башлангыч сыйныфлар белән эшләү юлын сайлый. Көллиятне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Арчаның 6нчы мәктәбендә эшли башлый.

«Үз-үзеңне җиңү»
Беренче тапкыр Ришад Фәннүр улы белән без ул “Ел укытучысы” республика бәйгесенең “Педагогик дебют” номинациясендә икенче урын алгач сөйләшкән идек. Мәктәптә әле беренче елын гына эшләүче яшь укытучы өчен бу зур дәрәҗә иде.
“Ел укытучысы”нда катнашу – ул, беренче чиратта, үз-үзеңне җиңү”, – дигән иде ул.
Аннан соң да җиңүләр бер-берсен алыштырып тора. “Ел укытучысы”, “Кеше тәрбияләү”, “Дус сыйныф серләре”... Соңгысында ул үзенең сыйныфы белән әле узган уку елында гына гран-при ота. “Бу бәйге балаларны, әти-әниләрне тагын да берләштерде. Тагын бер уңай ягы – балалар җәй көне Кара диңгез буенда ял итеп кайтты”, – ди Ришад Фәннүр улы.
«Авырлыклардан курыкмаска кирәк»
Укытучылар көне уңаеннан әңгәмә оештырыр өчен шалтыратканда ул үзе дә Санкт-Петербургта эш сәфәрендә иде. Татарстаннан башка мәктәп директорлары белән бергә ул яклардагы эш тәҗрибәсен өйрәнергә барганнар. Шулай да ул безнең сорауларга җавап бирергә вакыт тапты.
- Ришад Фәннүрович, Сез укытучы эшенең никадәр тынгысыз булуын әниегез үрнәгендә кечкенәдән күреп үскән кеше. Шуңа да карамастан, укытучы һөнәрен сайлагансыз. Инде үзегез дә башлангыч сыйныфларда да, өлкән сыйныфларда да укытып караган кеше буларак, бүген инде җитәкче күзлегеннән чыгып, бүген нәрсә әйтә аласыз? Бәйгеләрдә катнашу Сезгә эшегездә ярдәм итәме?
– Иң мөһиме, аырлыклардан курыкмаска, гел алга барырга кирәк. Ә бәйгеләрдә җиңү – ул, беренче чиратта, тәҗрибә туплау. Һәм мин ул тәҗрибәне үз эшемдә кулланырга тырышам. Бүгенге эшемдә ул миңа бик ярдәм итә. Балалар, укытучылар белән эшләгәндә мин шул тәҗрибәгә таянып эшлим. Мин быел эшли башалган Лесхоз мәктәбе исә электән көчле коллектив белән билгеле мәктәп. Шулай да әле яңалыклар кертергә була. Әкренләп эшләрбез, дип уйлыйм.
- Яшь коллегаларыгызга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Мәгариф системасында эшләү елдан ел авырлана, ләкин барыбер безнең эшнең уңай яклары күбрәк. Авыр, дип эшне ташламаска, яңалыклардан курыкмаска кирәк.
Нет комментариев