erid:2VtzquqpS7d
Арча чаңгычылары Түбән Камада узган республика ярышларында призлы урыннар яулады
Арча яңалыклары

Арча чаңгычылары Түбән Камада узган республика ярышларында призлы урыннар яулады

Татарстанның төрле районнарыннан 300 спортчы катнашкан бәйге тизлекне, җитезлекне һәм чыдамлыкны сынады

4 октябрьдә Түбән Камада чаңгычылар арасында «Кросс лыжников» республика ярышлары узды. Татарстанның төрле районнарыннан 300 спортчы катнашкан бәйге тизлекне, җитезлекне һәм чыдамлыкны сынады.

 Ярышларда Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе («СШ «Арча») спортчылары да уңышлы чыгыш ясады.

 Үз яшь төркемнәрендә Камилә Нигъмәтҗанова һәм Әмир Сәйфетдинов өченче урынны яулап, бронза медальләргә лаек булдылар.

Айзат Залялиев исә пьедесталга күтәрелүдән бер адымнан калды. Шулай ук иң көчле ун спортчы исемлегенә Аяз Кәшшәпов, Алия Загрутдинова һәм Зөһрә Әхмәтова керде.


Нет комментариев