erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда медицина кадрлары мәсьәләсе буенча эшне көчәйтергә кушылды

Рөстәм Миңнеханов кадрлар мәсьәләсен муниципалитет башлыкларының шәхси контролендә тотарга кушты. Шулай ук яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлекне көчәйтү һәм башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнү кирәклеген билгеләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика медицина оешмаларын табиблар белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.

Республикада медицина персоналы белән тәэмин ителеш уртача 80 проценттан да ким булмаска тиеш. Хәзерге вакытта иң катлаулы вазгыять Яңа Чишмә, Менделеевск, Тукай, Баулы, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында күзәтелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев сүзләренчә, хәзер республика медицина системасында 19 460 табиб эшли. Шул ук вакытта беренчел звенода кадрларга кытлык саклана. Проблеманы башка төбәкләрдән белгечләр җәлеп итү һәм табибларны медицина оешмалары арасында нәтиҗәлерәк бүлү юлы белән хәл итәләр. Табибларны җәлеп итү чаралары арасында башка төбәкләрдән килгән белгечләргә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү дә бар. Программада 204 кеше катнашкан, 109 белгеч түләү алган. Аларның яртысыннан артыгы беренчел медицина звеносына килгән.

Кадрлар мәсьәләсен системалы хәл итү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Кадрлар хәл ителеше дирекциясе дә булдырылган. Ул белгечләрне эзләү һәм эшкә урнаштыру, медицина оешмалары хезмәткәрләрен укыту, шулай ук тармакта корпоратив культураны үстерү белән шөгыльләнәчәк.

 


Нет комментариев