Февраль башыннан бүгенге көнгә Казанда 70 мм дан артык явым-төшем яуган, ягъни ике айлык норма. Бу хакта «Татар-информ» га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Хәзер Казанда кар катламының биеклеге 87 см тәшкил итә, метеостанция мәгълүматлары буенча – 95 см. Бу вакыт өчен нормаль күрсәткечләрдән шактый күбрәк», – дип сөйләде ул.
Феликс Гоголь мәгълүматлары буенча, бу кыш тарихка иң карлыларның берсе буларак кереп калачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев