Реклама
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда шартлау булган йорт хәрабәләре астында ике кеше калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт урынына кинологлар җибәрелгән, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркемнәре һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе эзләү-коткару отряды әзерләнгән.
Шартлау урынында туксаннан артык кеше һәм 35 берәмлек техника эшли.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-10-2021/challyda-shartlau-bulgan-yort-h-rab-l-re-astynda-ike-keshe-kalgan-5841839
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз