erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чияләр ап-ак чәчәктә әй дулады буран, әй яуды кар..

Инде киткән иде бит, саубуллашып, куллар болгап, гөрләвекләр булып елап, карагайлар яныннан китеп барганын үзем дә күреп калган идем. Ә ул кабат кайткан әйләнеп, ак карларга бәйләнеп ("Шәһри Казан").

 

Кемне әйтәсең дип, кышны инде, кемне булсын. Йөри малай, киләп сарып. Зариф абзый әйтмешли, бер килгәнгә биш китте инде. Теге элек атлар җигеп кунакка йөргән заманда безнең авылда китә алмыйча җиксендереп бетергән кунакның атына “кунак печәне” ашатканнар. Болында, кое рәтендә бер печән үскән, аның хуш исе!. Борынгылар әйтмешли, борыныңа бөтереп тыгарлык. Тик, ни хикмәт, шул печәнне ат ашамаган.

Быелгы кыш шикелле китә алмаган кунакның аты алдына хуҗа абзый шул печәнне салып куйган. Бер көн тора ат алдында печән, ике көн тора... ә ат ашамый. Кунак аптырашта, аның белән бергә хуҗа да “аптырашта”.

Болай булмый, ат бөтенләй чирләп киткәнче дип, арбасына хатынын, бала-чагаларын төяп, кунак кичкә каршы үз авылына кузгала. Ә хуҗа абзый утлыктагы печәнне җыеп, печәнлекнең үзе генә белгән бер почмагына урнаштырып куя. Кем белә, тагын берәр шундый китә белми торган кунакның юлы төшеп куяр... Менә нәкъ быелгы кыш шикелле.

Мондый еллар булды инде ул тарихта. Апрель нәрсә әле ул?! Май аенда яуды бит бер елны. Әле шуны Венера белән ничәнче ел иде ул дип уйладык, баш ваттык, чутладык, тапкырладык, куштык, алдык, бүлдек тә, күпме тарихны күтәрдек тә, ниһаять, эзләп таптык. 2002 ел булган икән ул, җәмәгать. Майның инде ахырына да күп калмаган иде, кемдер инде бәрәңге дә утыртырга өлгергән, кәбестәләр төп бикләп маташа, чияләр ап-ак чәчәктә. Шул чияләргә кызыктымы, әллә кыш көне явасы кар планы үтәлеп бетмәгән идеме, дөнья ямьле җәйгә әзерләнгәндә әйләнде дә кайтты ул кыш. Әй бурады, әй дулады, мин сиңа әйтим, яуган кар нәкъ өч көн эремәде. Аннан, җитте, кунакның вакыты өч көн дип уйлапмы инде шунда, китте кыш, суыгы да бетте, кары да эреде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе, бу апрель бураны нәрсә әле, иң мөһиме – майда буран булмасын да, өйдә буран булмасын. Әле апрельнең тагын бер бураны истә калган. Анысын тапкырлап, кушып утырасы юк, чөнки датасы бик важный: 1970нең 22 апреле. Ленин бабай туган көн. Менә шул көнне чыкты инде ул кара буран. Без тугызынчы класста укыганда. Мәчкәрәдән кайтабыз, беребезнең артына беребез ышыкланып.

Менә шулай, дуслар, табигать гел үзгәреп тора ул. Тик менә быелгы кыш безнең белән теге аптыратыйммы дигән уен шикеллерәк кылана бит әле. Берәрегездә “кунак печәне” юктыр? Алай-болай булса ватсапка, “Туган авылым Мәмәшир” группасына хәбәр салырсыз тагын.

Атына “кунак печәннәре” ашатып, атын да үзебез җигеп озатырбыз кышны...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара,

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/chiyalr-ap-ak-chchkt-y-dulady-buran-y-yaudy-kar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X