Реклама
Россиядә калдыкларны эшкәртү буенча заводларның саны күп булырга тиеш, тик аларны заманча технологияләр белән төзергә кирәк.
Бу хакта зур пресс-конференциядә журналистларга Россия Президенты Владимир Путин җиткерде.
“Андый заводлар инде төзелә. Аларның саны артырга тиеш. Шулай ук халыкка да, бу нинди предприятие, ничек эшләячәк, тирә-якка зыян салачакмы, заводка якын яшәүчеләргә зыяны булачакмы икәнне аңлатырга кирәк”, — диде дәүләт башлыгы. Һәм үрнәк итеп Япония башкаласын китерде. Анда төтен, ис чыкмый, кеше тормышына зыян салмый, экологияне пычратмый.
Чүп реформасы Россиядә инде старт алды. Ил буйлап халык белән чүп-чар темасына сөйләшүләр алып барырга кушты ил башлыгы. Бу өлкәдә әле эш күп.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз