erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чулпан Әхмәтҗанова Нурислам турында: "Безнең хакта төрле “легендалар” булды"

9 ноябрь иртәсендә көтмәгәндә-уйламаганда җырчы Нурислам вафат булды. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова Нурислам турында якты хәтирәләрен сөйләде ("Шәһри Казан").

 

“9 ноябрь иртәсе нык авыр хәбәр китерде. Бергә эшләгән коллегам, дустым Нурислам бу дөньядан китеп барды. Планнарыбыз зурдан иде. Узган атнада гына яңа дуэт яздырырга дип сөйләштек. Локдаун тынгач, концерт куерга иде исәбебез. Ул бик ачык күңелле, туры сүзле кеше иде. Карашларыбыз туры килмәгәндә дә уртак фикергә килә идек. Нурислам профессиональ җырчы түгел диючеләр булды. Ә ул профессиональ җырчыларга караганда да яхшырак, бөтен күңеле белән кереп китеп җырлый иде. Җырларны җентекләп карап сайлап ала иде. Миңа җибәреп киңәшләшә, текстка да бик зур игътибар бирә иде. Табигать биргән тавышы белән күпләрне иҗатына гашыйк итте. Безнең мөнәсәбәтләр турында төрле “легендалар” булды, алар шулай калсын… Бер-беребезгә hәм тамашачыларыбызга хөрмәтебез бик зур булды, шулай булсын да. Урының җәннәттә булсын, Нурислам”, - дип язган Чулпан Әхмәтҗанова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/chulpan-khmtanova-nurislam-turynda-bezne-turynda-trle-legendalar-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X