erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данир Сабиров: «Төн буе идәнгә “яуган” тараканны чүпләп чыктык»

Танылган алып баручы һәм җырчы Данир Сабиров үз сәхифәсендә тормыш юлының кызыклы мизгелләре белән таныштырып бара. Без дә аларны сезнең игътибарыгызга бирергә булдык.

Башы бар
6нчы бүлек
«Машенька» дигән мелок чыккач. Без аны бүлмә буйлап сыздык та, ул төнне йоклый да алмадык. Төн буе идәнгә таракан “яуды”, шуны чүпләп чыктык.
Бар балалар кебек мин дә тиктормас һәм шук булганмын. Бервакыт, балалар бакчасыннан кайтып барганда, әни: “Данир, улым, чапма, егыласың бит”, – дигән. Мин тыңламаганмын, йөгергәнмен. Һәм пычракка барып төшкәнмен. Әни: “Тыңламадың мине, шәп булды!” – дигән.
Күпмедер вакыт узганнан соң урамда үзем генә йөргәндә егылганмын да, акырып елап: “Әни, шәп булды”, - дип кайтып кергәнмен икән. Егылу сүзен “шәп булды” белән озак вакыт бутап йөрдем мин.

7 яшь тулгач, 1994 елда мәктәпкә бардым. Азнакайның 7нче мәктәбенә. Икенче сменада укыдым. Беренче сыныйфта класс җитәкчесе әйбәт иде, ә менә икенче сыйныфта усалны куйдылар. Сәдәфләр коелырлык итеп күлмәктән җилтерәткәнен әле дә хәтерлим. Ул укытучы белән уртак тел таба алмадык. Аннары, ялкаулык та көчле иде. Рус мәктәбе иде әле ул, бар фәннәр дә урыс телендә, бик авыр бирелде миңа.

Әни эштә, телефоннар юк заман... Мин мәктәпкә йөрүне туктаттым. Ул хәзер, бала килмәсә, ватсапка шундук язалар, ә анда әти-әни яңалыкларны җыелышта гына белеп кайта иде. Өйдә ятам, рәхәт!.
Бервакыт әни эштән кайтты да, минем өйдә булганыма аптырады. Мин инде сүз артыннан кесәгә кермим: “Әни, бүген Һади Такташның туган көне, ял итәбез”, – дип, көн дә бәйрәм уйлап чыгарганмын.

7нче бүлек
...Әни күчерде мине башка белем йортына. Азнакайның 8нче мәктәбенә. Анда күпчелек интернат балалары укый иде. Сыйныфта без, 2 малай гына, интернат баласы түгел идек. Шуңа да безне “өй балалары” дип йөртә иделәр.

Татар мәктәбе, анда уку миңа күпкә җиңелрәк иде. Әле хәтта “Туган авыл” темасына әни миңа сочинение язып биреп, мәктәптә беренче урын да алган идем!
 Әти милициядән эштән китеп,  СПТУга урнашты. Эшеннән яңа мөмкинлек – ике бүлмәле тулай торак! Расширились, короче говоря. Ике бүлмәнең коридорга чыга торган бер генә ишеген калдырып, уртадан тишек тишеп, хәтәр матур яшәп киттек!

Тик бер минус булды – моныңчы туалет белән душ янында яшәсәк, аннары ара ерагайды – бөек эшләр башкарыр алдыннан 10 бүлмә ишеген узасы бар иде.
5нче сыйныфка кадәр класста 10 гына бала булсак, аннары 21гә әйләндек, "өй балалары" күбәйде. Сыйныфтагы кызлар – Гөлназ, Гөлнара, Айгөлнең мәктәптән бара-кайта торган юллары минем тулай торак аша үтә иде. Алар белән көн дә кайта идем. Өчесе дә миңа гашыйк булдылармы икән, чөнки беркөнне өчесе дә миңа бертөрле хат язды: "Өчебездән кайсыбыз ошый – әйт!" – диелгән иде анда. Шул вакытта мин тулай торакта яшәүем белән ояла башладым. Кызлар юл өсте мине озата килә, ә мин өйгә керергә кыенсынып тора идем...

Шул еллардан бер кызык хәл дә хәтердә калган. Дәрестә "Татар халык йолалары"н өйрәндек тә, мин шушы темага бераз шаяртырга булдым. Гардеробта бер кызның бүреген алдым да, шуның 1-2 йонын чүпләп, җыр башладым: "Каз канаты каурый була, каз канаты..." Кызык булды, кемнең бүреге – шул кыз гына көлмәде. Икенче көнне ул кызның әнисе мәктәпкә килгән, минем каршыма басып: "Сәлам, Данир! Мин каз өмәсенә килдем!" – ди. Ой, сүккәннәр иде мине анда!
Мәктәптә бар да яхшы булса, өйдә хәлләр начар иде. Әни мине мәктәптән көн дә елап каршы ала башлады. Сәбәбе ӘТИ икәнен аңлый идем, әмма төпченми идем. Беркөнне әни елмаеп каршы ала, мин шатланып: “Менә бит, әни, бүген еламыйсың!” – дип әйтүем булды, ул шундук елап җибәрде.

8нче бүлек
...Сәбәбе – алар эше. Башта язмакчы идем, әмма моны халыкка чыгарырга хакым юк дип уйладым. Анысы – әти-әнинең үз биографиясе.
Әти чыгып китте, әни, мин һәм энекәш яшәп калдык ике бүлмәле тулай торакта.
 Мин берьюлы биюгә дә, баянга да йөри башлаган идем. Әмма әнинең үзенә генә ике баласын, барлык чыгымнарны күтәрергә авыр булгач, ике түгәрәктән берсен генә калдырдык. Әни кабул иткән карар буенча "баян" булды ул.

Әмма бию укытучысы безнең тулай торакны, бүлмәне табып безгә килде. Ни өчен биюгә йөрми башлавымның сәбәбен белде. Һәм озак вакыт үтми: “Бу егетнең киләчәге бар, бушка йөрсен”, – дип, директор белән сөйләшеп, мине кире  биюгә кайтарттылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәптә нинди генә чара булмасын, мин анда катнаштым - биедем, алып бардым. Үсмер чак, “паццаннар” эпохасы. Миннән яшьтәшләрем көлә башлады. Имеш, мин пацан түгел, ә шут. Аларның сүзен тыңлап, "пацан" булырга  теләп, чараларда катнашудан баш тарта башладым. Сыйныф җитәкчебез Фәйрүзә Насыйбулловнага сәбәбен әйттем. Ул бөтен малайларны җыеп: "Тәәәк, пацан булдыгызмы барыгыз да?  Крутой буласыгыз киләме? Данир шутмы? Ярар, үсеп кенә җитегез... Пистолет күтәреп пых-пых пью-пью дип армиядә чабып йөрерсез, ә Данир Казан үзәгендә үз йортында түшәмгә карап төкереп ятачак", – дип сүкте. Ул әйткәннәр якынча тормышка ашты да. 

Өйдәге хәлләргә килгәндә... Әти китте Үзбәкстанга. Янәсе, аңа үз милләтендәге хатын кирәк. Барган, тапкан, яши башлаганнар... Әмма 7 айдан соң выясняется: НЕ СОШЛИСЬ ХАРАКТЕРАМИ...
Әни дә монда үз тормышын кора башлый, бер ир-ат белән мөнәсәбәтләре бар иде. Һәм ул өченчегә бәби алып кайтырга булды. Безнең әни бәби көтә.
 «Эш милләттә түгел икән», – дигән нәтиҗәләр ясап, әти кире Азнакайга әни янына кайта. Гафу үтенергә дип. Тулай торакка килеп керә һәм анда йөкле әнине күрә… 

9нчы бүлек
Әти шок хәлендә инде. Әмма аның күңеле киң: "Ярар, ул балага үз фамилиямне бирәм, минем отчествоны йөртсен, бары тик бергә булыйк", – дип гафу үтенә башлый. Менә, әни тагын елый.
Уртак бер фикергә килеп, әти белән әни кабат кавышты. Әти безнең кырыс күңелле, усалрак кеше. "Непедогогический метод"ларны еш куллана иде. Өйдә тавыш булмады түгел. Хәтта әни миңа кыйммәтле ботинка алган өчен дә барыбызга да эләкте. Әти үзе ишле гаиләдә үскәч, бик экономный.
Әти СПТУга эшенә кире кайтты һәм мине көрәшкә бирде. Тормышымда яңа чор башланды.

Көрәш буенча ярышларга төрле районнарга йөри идек. Әти гел минем белән булды. Берсендә шулай Актанышка ярышка китеп барабыз һәм автобус дер-дер килә, бик сәер селкенә башлады. Минем артта утырган Радик: "Абый, безне тәгәрмәч уза", - ди әкерен генә. Автобусның бер тәгәрмәче сүтелеп, басуга кадәр тәгәрәп төшкән иде. Бер Ходай саклап калды шунда үзебезне.
Гаиләбезнең автомобиле Москвич булды. Эчке яктан ишеге бары тик водительнеке генә ачыла иде. Кайда гына килеп туктасак да, әти тизрәк чыгып, әнигә яисә балаларына ишек ача иде. "Вәт Исламбай маладис ир", - дип башка кешеләр карап тора иде.
Авылга Москвичта гына кайтмый идек. Ешрак очракта автобус белән. Шулай бервакыт автобуста бер апа мине сөйләштерә икән:
- Улым, кайда барасыз?
- Әбигә.
- Әбиең әйбәттер, күчтәнәчләр күп бирәдер...
- Әйе: сөт, май, каймак, ит...
- Ә сез аңа нәрсә алып кайтасыз?
- Каткан икмәк.
 Элек шулай икмәкне җыеп, авылга алып кайтыш иде.
 1998 елның 7 марты җитте. ӘНИ ӨЧЕНЧЕГӘ БӘБИ ТАПТЫ!
Әти, мин, Назыр киттек роддомга, тәрәзә аша баланы күрергә...

10нчы бүлек
...Одеялга төрелгән баланы әни тәрәзә аша безгә күрсәтә. Әти бала кемгә охшаганын җентекләп караган була. 
Үзенең баласы булмаса да, ул аны беренче көннән үк үз итте. Үз фамилиясен, отчествосын бирде. Әни аңа Динарис дигән исем сайлады. Таныш булыгыз: гаиләдәге иң кечкенәбез – Сабиров Динарис Исламбай улы.

Безнең Азнакай якларында (Актанышта да шулай дип беләм) сәеррәк исемнәр кушу модада бит. Бер татар малае белән көрәшкә йөри идек. “Исемем Лазер”, – ди. Мин аптырап, кушаматыдыр дип уйлап, тагын: "Чын исемең ничек?" - дип сорыйм. Ул Лазер дип кабатлый һәм документын күрсәтә. Энекәшем дә бар, ди. Аның исемен сорагач, аңымны югалта яздым. "Маузер", - ди. Азнакайда яшәүче татар кешеләре югыйсә: Лазер белән Маузер.
Бәбине өйгә алып кайттык, зурлап исем куштырдык. Бәби чәен әле булса да хәтерлим. Нинди генә бәйрәм булмасын, бөтен тулай торак өстәл артына җыела иде.
Минем биографиямдә зур урынны әби белән бабай (әнинең әти-әнисе) алып тора. Алар икесе дә артист булган кешеләр.  Әби җырлаган, бабай баянда уйнаган. Заманында алар агитбригадалар белән концертларда йөргәннәр, шунда танышып, кавышканнар да.

Бабайга гашыйк булмаслык мени? Бөдрә чәч, зәңгәр күз... Баянда уйный - первый парень на деревне! Тик, кызганыч, әбигә аның белән гел рәхәт булмады. Мескенкәйнең түзгәннәре... Зөфәр бабай эчәргә ярата иде. Эчеп ята да шулай... төнге икедә уянып әбидән яңа пешкән аш сорый иде. Әби пешерә, кайда барсын?! Аннан чыгып китә иде малларын карарга, сыер саварга. Бабайга эчәргә кирәк булса, соңгы тавыкны булса да сатып, яртысын таба иде. Бик кызгагыч, әмма, миңа калса, 90нчы еллар өчен бу нормаль күренеш иде.

Әби бик яхшы кеше булды. Мин аны шундый яраттым. Соңгы акчасына безгә денди уенчыгы алып биргәнен әле дә хәтерлим.
 Бар чир дә нервыдан диләр бит... Әби күпне түзде, күпне күрде. 1999 елда 52 яшендә әбидә яман чир таптылар. Рак пищевода. Бу хәбәр безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды. Диагнозны ишеткән көннән әни көн-төн елый башлый...

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/tylagyz-danir-syli-tn-bue-idng-yaugan-tarakanny-chplp-chyktyk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вәт Данир Кутыр бакчасына җәйнең челләсендә мәтрүшкәгә баргач сусап эчкән су шикелле укыйм синең язган тормыш хатирәләреңне. Рәхмәт яугыры!!!

    2
    X