erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экспресс-тестлар: ышаныргамы?

Россиядә битлек, антисептик кебек саклык чараларына, коронавирусны ачыклаучы экспресс-тестларга сорау арткан. Соңгы ун көн эчендә генә дә алар 70 процентка күбрәк сатылган. Кешенең коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнлеген тиз арада ачыкларга ярдәм итүче экспресс-тестларга сорау аеруча зур. (Ватаным Татарстан)

Бу аңлашыла да. Чир котырган чорда үзең теркәлгән хастаханәгә барып, җайлы гына ПЦР-тест тапшырам димә. Сөлге буе чират торырга әзер тор. Дөрес, аны шәхси клиникаларда да ясатып була. Әмма нәтиҗәсен 1–2 көн көтәргә туры киләчәк. Шуңа күрә күпләр үзлегеннән генә экспресс-тест ясап, ковид белән авырыймы-юкмы икәнлеген ачыкларга тырыша да инде. Бүген мондый тестны теләсә кайсы даруханәдән сатып алырга мөмкин.

Ун көн элек, кисәк кенә авыртып киткәч, үземә дә шушы тест ярдәмендә генә диагноз куеп алдым. 780 сумлык экспресс-тест дигәнең фольга капка салынган пластик кассета, эремәле колба һәм таякчыктан гыйбарәт. Соңгысын борын куышлыгына тыгып, биш тапкыр борырга кушылган. Алга таба шушы таякчыкны теге эремәгә тиереп аласың да пластик кассета эчендәге тест-тасмага бер-ике тамчы тамызасың. 15 минуттан соң тест бер сызык күрсәтте. Миндә ковид түгел икән, дидем дә тынычландым. Ике сызык булса, диагноз расланган була.

Тиз дә, җайлы да, кыскасы. Әмма белгечләр экспресс-тест нәтиҗәләренә артык ышанып бетмәскә киңәш итә. Ник дигәндә, кайчак алар дөрес нәтиҗә күрсәтмәскә дә мөмкин икән. Казанның 21 нче шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина сүзләренә караганда, кеше коронавирусны бернинди билгеләрсез генә уздырган, йә булмаса, мазокны дөрес алмаган очракта экспресс-тест нәтиҗәсе дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин.

– Әмма, гомумән алганда, коронавирусны ачыкларга ярдәм итүче экспресс-тестларга уңай карыйм. Авырулар көннән-көн күбәйгән, хастаханәләрдә ятак урыннар тулган, лабораторияләргә эш бермә-бер арткан хәзерге шартларда безгә менә дигән ярдәмче алар. Фәлән көн эчендә ПЦР-тест нәтиҗәләре әзер булганны көтәсе юк. Экспресс-тест 15–20 минут эчендә нәтиҗә бирә, – ди табиб.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб-инфекционист Андрей Поздняков сүзләреннән аңлашылганча, соңгы арада сатуга чыккан экспресс-тестлар, ике ел элек, әле ковид тарала гына башлаган чорда сатылганнары белән чагыштырганда, күпкә төгәлрәк эшли. Белгеч 80 процент очракта алар күрсәткән нәтиҗә дөреслеккә туры килә дип ышандыра.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр кешедә коронавирусның барлык билгеләре була торып та экспресс-тест тискәре нәтиҗә күрсәтсә, ПЦР-тест тапшырырга кирәк. Юкса кешенең, авырмыйм икән дип, тынычлап, чынлыкта ковид белән авыруын белмичә дә яшәве бар. Коронавирус йоктырган кеше белән аралашкан, хроник чирләре булган кешеләргә дә экспресс-тест урынына ПЦР-тест тапшырырга киңәш итәр идем, – ди белгеч.

ПЦР-тест вакытында биоматериал күпкә җентекләбрәк тикшерелә. Чир молекула дәрәҗәсендә үк ачыклана. Экспресс-тест исә, гадәттә,  коронавирусның шактый билгеләре күзәтелә башлагач кына төгәл нәтиҗә күрсәтә. Шуңа күрә ул чирне әле башланып кына килгән чорында «күреп» тә бетермәскә мөмкин.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә экспресс-тестны җайлы гына кулга төшерәм димә. Әле атна-ун көн элек кенә даруханәләрнең барысында да экспресс-тест сатыла иде. Әлеге юлларны язганда элемтәгә кергән биш даруханәнең берсендә генә экспресс-тест бар булып чыкты. Анда да өч кап кына калган. Экспресс-тест булмаган даруханәләрдә исә: «Бу көннәрдә кайтырга тиеш, көтәбез», – дип ышандырдылар.

Динә Гыйлаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X