erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Эт асраучылар өчен катгый таләпләр кертмәкчеләр

Россиядә хуҗа кеше кинологлар курсларыннан һәм катгый теркәлүдән соң гына эт асрый алачак, дип белдергән РТ басмасына Милонов

Шпиц, болонка яки чихуа-хуа тибындагы кечкенә этләр куркыныч түгел-аларны ирекле сатып алырга мөмкин, дип саный депутат. Куркыныч тудыра торган яки хезмәт этләре өчен кешеләр җаваплылык тоярга тиеш, дип саный ул: 

«Хайваннарга карата рәхимсезлекне без өч секундта чишә алабыз. Этләрне үтерү - уйлануны таләп итми торган иң гади юл. Ләкин бу шәфкатьсезлек, кызганычка каршы, безнең җәмгыять күңелендә чагылачак. Хайваннарга мөнәсәбәт-ул коллектив гуманизм маркеры», – дип ачыклык кертә үз сүзләренә депутат.

Соңгы вакытта кешеләргә этләр һөҗүме очраклары ешайды. Екатеринбургта бер ротвейлер баласы белән йөрергә чыккан әнисенә ташланган. Краснодар краенда хаски тугыз яшьлек малайга ташланган, аның хәле авыр дип бәяләнә, йөзе карарлык түгел.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев