Фазлыевлар кызларын күрсәтте!
"Таныш булыгыз, фотосурәттә - Зифа Азатовна. Бүген аның туган көне - 1 яшь! Котлауларыгызны кабул итәбез", - дип язган Азат Фазлыев.
"Өченче бала алып кайтырбыз дип бер дә уйламадык. Әмма кечкенә кызлар күрүгә - эрим. "Эх, кызым булса, матур-матур күлмәкләр алыр идем", - дип уйлый идем.
Кызым тугач, тормыш 180 градуска үзгәрде. 20 яшьләрдә кызым туган булса, мин, бәлки, аның тәмен дә тоймаган булыр идем. Ә дөньяга караш үзгәргән чакта кабат әти булу - ул бөтенләй башка хис-тойгылар.
Алсуның йөкле икәнен белгәч тә, күңел түремдә "Кыз булачак" дип язып куйдым. Һәм ул серне саклый алганча сакладым. Бик теләдем. Ә Алсу: "Миннән малайлар гына туа", - дип, бөтенләй дә ышанмады.
УЗИга килдек. Карыйлар. Табиб миңа: "Папочка, готовим сережки", - дигәнгә, мин: "Бриллианты, изумруды... Что надо?!" - дип җавап бирүемне сизми дә калдым.
Зифаны көткәндә мин настоящий "подкаблучник"ка әйләндем. Оялмыйча, ә горурланып әйтәм. Алсуның нәрсә ашыйсы килә - төнге өчме, иртәнгә алтымы - табан ялтырап кына кала иде. Хәзер дә шулайрак. Алсу: "Азат, мин массажга". Мин: "Бар, күпме телисең", - диям дә, Зифам белән кочаклашып өйдә калабыз.
Кызың тугач, әллә нәрсәләр уйландыра икән ул. Әле бишектә генә ята, әмма син нинди кияү эләгер микән дип уйлыйсың. "Обидет мою дочь, порву!" - дисең. Уф, бөтен әйберне дә язып бетеп булмый. Һәм, беләсезме, Алсуга да мөнәсәбәт башка төрле. Хәзер аңлыйм, үз әтисенә Алсуның ничек кадерле булганын. Бабайның рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Мин аның кызын тагы да бәхетлерәк итәчәкмен. Мин яхшы булсам, киләчәктә минем кияүем дә нәкъ шундый булыр төсле.
Бу улларын онытты димәгез. Юк! Алар минем иң якын дусларым, сердәшчеләрем, киңәшчеләрем. Аларны просто обожаю!
Мотивация артты. Тагы да күбрәк эшлисе килә. Әллә нәрсәләр төзисе килә. Әллә нәрсәләр сатып аласы килә. Балалар - иң көчле мотиваторлар! Барыгызга да шул бәхетне телим!" - дип язган Азат.
Зифаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, сау-сәламәт, бәхетле сабый булсын! "Сөбханалла" дип карагыз.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев