erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Февраль белән мартта һава торышы нинди булачак?

Ноябрь аеннан бирле кар яумаган бер генә атна да булмаган икән һәм моңа сөенергә генә кирәк. Аграрийлар әйтүенчә, басулар дымга тиенеп кала ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

 

Һава температурасы -20 градустан түбәнрәк төшкән бердәнбер көн – 5 гыйнвар булган. Гадәттә, уртача климатик норма буенча андый көннәр алты-җиде була икән.
– Шул ук вакытта мондый җылы көннәр өчен метеобәйле кешеләргә “түләргә дә” туры килде. Гыйнварда һава басымының кинәт төшүе унөч тапкыр күзәтелде, – диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Белгечләр алдагы айларда нинди һава торышы көтеләчәген дә хәбәр итте. Февраль ае климатик нормадан 1,5 градуска югары булачак. Явым-төшемнәр  норма буенча – 34 мм булыр дип көтелә.

– Март язның беренче ае саналса да, ул чынлыкта кыш. Күпьеллык кклиматик күрсәткечләрдән күренгәнчә, чын яз 31 март-3 апрель аралыгында башлана. Мартта һава температурасы да, явым-төшем дә климатик нормада булачак, – диде Юрий Переведенцев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дамир Бәдриев фотосы

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/fevral-beln-martta-ava-toryshy-nindi-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X