erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Шәрипҗанова үзенчәлекле бизнес ачкан

Татар эстрадасы артисты Гөлназ Шәрипҗанова бүген туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Гөлназга шалтыратып, гомер бәйрәме белән котладык һәм соңгы яңалыклары белән дә кызыксындык. ( "Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)

“Ниһаять, бик озак көтелгән җырыбыз дөнья күрде. Илназар иҗат иткән “Сайлап меңнәр арасыннан” дип атала ул. Тиз арада гына клип та төшердек. Бу җырга зур өметләр баглыйбыз. Ураза аенда банкет һәм башка чаралардан ял итсәк, икенче яктан, эш күп булды. Илсур белән икебез дә дәүләт эшендә эшлибез. Мин – Халыклар дуслыгы йортында режиссер, Илсур “Созвездие - Йолдызлык” проектында тавыш режиссеры булып эшли. 

Декабрь аенда “Кояшлы шәһәр” торак комплексыннан фатир алган идек. Май аенда фатирыбызда ремонт башланачак. Озак көтәргә туры килде, чөнки безгә кирәкле бригадага чират озын иде. Җәй көне акча туплап, көзгә күченергә ниятлибез, Аллаһы боерса. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Февраль аенда кояштан саклый торган күзлекләр интернет-кибетен ачып җибәрдем. Казан буенча үзем китереп бирәм, башка төбәкләргә почта аша җибәрәм. Бу шөгыль миңа бик ошый. Хатын-кызларның шундый кечкенә генә аксессуардан да шатлануы мине тагын да канатландыра”, - дип сөйләде безгә Гөлназ Шәрипҗанова.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnaz-shripanova-zenchlekle-biznes-achkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X