erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлүсәнең шәрә фотоларын күргәч, күз алларым караңгыланды...

Миңа – 44, хатыныма 40 яшь. Менә инде 15 ел матур һәм үрнәк гаилә булып яшибез. Дөрес, биш ел элек ахмаклыгым аркасында ялгыш адым ясадым. Хәер, кемнәр генә ялгышмый икән бу дөньяда? Дүрт аяклы ат та абына...("Шәһри Казан").

 

Ир белән хатын арасында кризис чоры булып ала, диләр. Безне дә урап узмады ул. Берзаман өйгә кайтасы, хатын белән сөйләшәсе килми башлады. Вак-төяк аркасында да сүзгә килдек. Шул вакытта гөнаһ шомлыгына каршы, аерылган бер  хатын белән таныштым. Мөнәсәбәтләрне яшерүдән мәгънә юк иде. Хатынга барысын да сөйләп бирдем дә, киемнәрне җыеп өйдән чыгып киттем. 

Ике атна яшәгәннән соң, хатынымны сагына башладым. Дөньяда аннан да яхшы кеше юк кебек тоелды. Хатын белән күрешеп, хис-тойгыларымны сөйләп биргәч, кичерде мине. Шулай итеп, яңадан ир белән хатын булып яши башладык. Хәтта никабызны да яңарттык. Төркиягә барып, ширбәт ае үткәреп кайттык.

Моннан өч ай элек бер вакыйга булды. Әле дә шуны уйлап йөрим, бөтен тынычлыгым югалды. Туган көнемә ике гаиләне чакырдык. Берсе – күптәнге дусларыбыз Таһир белән Гөлүсә, ике бала үстерәләр. Ә икенче гаиләнең өебезгә беренче тапкыр килүе иде. Марсель белән армиядә бергә хезмәт иттек. Күптән түген телефон аша хәбәрләштек тә, хатыны белән икесен кунакка чакырдым. 

Марсельның бер итәкне дә урап узмый торган гадәте бар. Шуңа күрә күзе Гөлүсәгә төшкәнен шундук чамаладым. Ә бер-ике атна элек Марсель белән күрештек. Гөлүсә белән очрашуларын, алай гына да түгел, йоклап йөрүләрен сөйләде. “Ышанмыйм, алдыйсың”, - дидем. Шуннан соң Марсель Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды. Бу хәлдән соң Марсель белән сөйләшми башладык.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер ни эшләргә дә белмим. Моны хатынга да сөйләп булмый. Хәер, Гөлүсә үзе дә сөйләгәндер инде аңа... Таһирны кызганам, ул бит Гөлүсәне үлеп ярата. “Без теге дөньяда да бергә булачакбыз”, - дип әйтә ул гел. Мин изге дип йөргән Гөлүсә дә шундый адымга баргач, хатыннан ни көтәргә инде хәзер? 

Айдар, Бөгелмә

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/glsne-shr-fotolaryn-krgch-kz-allarym-karagylandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X