erid:2VtzquqpS7d
Гыйнвар ае пенсиясе түләүләре 30 декабрьдән дә соңга калмыйча биреләчәк
Яңалыклар

Гыйнвар ае пенсиясе түләүләре 30 декабрьдән дә соңга калмыйча биреләчәк

Татарстан халкы декабрьдә ике тапкыр пенсия алачак

Ике тапкыр пенсия алу 12 көн дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле.

Беренче пенсияне – ноябрь өчен – декабрь башында алачаклар, чөнки узган ай өчен түләүләр киләсе ай башында түләнә.

Декабрь өчен пенсия, гомуми кагыйдә нигезендә, гыйнвар башында түләнергә тиеш. Әмма ялларның 11 гыйнварга кадәр дәвам итүенә бәйле рәвештә, барлык тиешле пенсия түләүләре 30 декабрьдән дә соңга калмыйча биреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев