erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һадиуллин балалары турында: Шәһәрдә туып, рус бакчасына йөрсәләр дә, татарча сөйләшәләр

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларының татарча белмәвен бакчага һәм мәктәпкә сылтаган әти-әниләргә үзен мисалга китерде. «Безнең балалар икесе дә шәһәрдә үстеләр, рус балалар бакчасына йөрделәр, тик икесе дә бары татарча гына сөйләшәләр», – диде министр «Ялкын» журналы оештырган мәктәп һәм югары уку йортлары укучылары белән очрашуда.

«Әгәр дә без чит тел сүзе катнаштырабыз икән, кыз безгә һәрвакыт кисәтү ясый. «Телне бозарга кирәк түгел», – ди. Алар шәһәр балалары. Шуңа күрә «телне белә иде, балалар бакчасы бозды» дигән сүзләргә шаккатам. Бездә гел кемдер гаепле – бакча, мәктәп, укытучылар, үзебез генә гаепле түгел. Халыкның балаларның телне бакча аркасында белми дигән сүзләре – үзләренең эшләп бетермәгәнлекләрен мәгариф системасына сылтарга теләүләре. Кайберәүләр: «Татарча сөйләшегез, татарча укыгыз», – дип йөриләр, тик үзләренең балалары татарча белмиләр. Кешене өйрәткәнче, үзеңнән башла», – диде Илсур Һадиуллин.

Ул шулай ук балаларының һөнәрләрен дә әйтте. «Сез укытучы гаиләсендә тугансыз, үзегез дә укытучы. Балаларыгызга ул һөнәрне сайлау киңәшен бирер идегезме?» – дигән сорауга ул балаларының һөнәрне үзләре сайлавы турында сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Табиблар балаларына «табиб булмасыннан», укытучылар «укытучы булмасыннар» диләр. Алар үзләре сайладылар, мин әйтмәдем. Улым икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, кыз – телләр буенча белгеч, мәктәпләрдә түгел, төрле җирләрдә инглиз, француз телен укыта. Рус, татар телен яхшы белә. Ул татарча гына сөйләшә», – диде министр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X