erid:2VtzquqpS7d
Якшәмбе көнне Татарстанда тагын да салкынайта
Яңалыклар

Якшәмбе көнне Татарстанда тагын да салкынайта

Якшәмбе, 19 ноябрьдә, Татарстан территориясендә минуслы температура урнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

 

Мәсәлән, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -7..-12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2..-7 градус көтелә.

Шул ук вакытта Татарстан синоптиклары алмашынучан болытлы һава торышын фаразлый, җитди явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга җитәчәк


Арча хәбәрләре

Нет комментариев