erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел бәйрәмнәренә үзгәреш керергә мөмкин
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәренә үзгәреш керергә мөмкин

Дәүләт Думасында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасын гамәлдән чыгарырга һәм шимбә, 28 декабрьдә, ял көне итәргә тәкъдим итәләр, дип яза SHOT.

Басма Дәүләт Думасында хөкүмәткә 2024 елның 28 декабрен төбәк хакимиятләренә ял көне итү турында үзләре хәл итүне рөхсәт итү идеясе белән мөрәҗәгать итүләре турында яза. Рәсми җитештерү календаре нигезендә, хәзер ул эш көне. Мөрәҗәгать авторы – депутат Станислав Наумов сүзләренә караганда, бу эчке туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк: гаиләләр ял йортына яки табигатькә иртәрәк китә алачак.

чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/iana-el-bairamnarena-uzgares-kererga-momkin


Нет комментариев