erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җидәү каршы, җидәү яклый: «Президент» атамасы өчен көрәш. Чиратта республикалармы?

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы төбәк башлыкларын «Президент» дип атауга каршы законны беренче укылышта кабул итте. 317 депутат бу законны яклаган, 66 сы каршы чыккан, 12се тавыш бирүдә катнашмыйча, битараф булуын күрсәткән. «Интертат» «Президент» атамасының ни өчен әһәмиятле булуы турында фикерләрне белеште ("Интертат", Казан, Гөлнар Гарифуллина).


Бәхәсле закон проекты авторларының берсе Павел Крашенинников әйтүенчә, янәсе, яңа закон төбәк хакимият органнары, губернаторлар, җирле парламентлар эшенә һәм аларның Мәскәү белән мөнәсәбәтләренә ачыклык кертү өчен кирәк. «Югары вазифаи зат — төбәк башлыгы. Ул губернатор да, мэр да була ала. Атаманы бертөрле итү максатыннан, Россия Федерациясе субъекты һәм аның артыннан „глава“ сүзе торырга тиеш. Бу атама дәүләт башлыгы вазифасы белән бертөрле була алмый», — дигән Крашенинников.


Вячеслав Володин. РФ Хөкүмәте порталыннан
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин төбәкләрнең вәкаләтләре һәм аларның федераль үзәк белән үзара мөнәсәбәтләре Россия дәүләтчелеген ныгытуга юнәлдерелергә тиеш, ди.

— Бу закон безнең дәүләт корылышына җитди йогынты ясый. Коллегалар, ныклап уйлагыз, без, бу законны кабул итеп, көчле дәүләт төзибезме яки аны зәгыйфьләндерәбезме? Менә кайда төп фикер, — дип мөрәҗәгать иткән.

Димәк, Володин фикеренчә, Татарстан Президенты дип аталу ил суверенитетына комачаулый булып чыга.

Тагын бер әһәмиятле әйбер. Володин Президент атамасына гына түгел, милли республикаларны да юкка чыгару тарафдары дип аңларга кирәк. Володин, дәүләт корылышы башында ук милли республикалар, милләтләрнең үзбилгеләнүе хата булып, илнең (сүз СССР турында бара) җимерелүенә китерде, дип саный.

— Федерация турында сөйләшәбез икән, Советлар Союзы ни өчен таралган дип анализлый башлыйбыз. Милли республикалар, милләтләрнең үзбилгеләнүе - дәүләт төзелгәндә салынган хаталар илнең таралуына китерде. Ил таркалды, кешеләр интекте. Хәзер шуннан нәтиҗә ясарга кирәк инде. Дәүләтне ныгыту өчен барысын да эшләргә. Төбәк хакимият органнары илнең суверенитетына зыян салмый торган мәсьәләләрдә күбрәк ирек һәм мөмкинлекләр алырга тиеш», — ди ул.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары октябрьдә узган утырышта бу закон проектына каршы тавыш биргән иде. Шулай ук Төмән, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец округлары башлыклары да бу закон проектына каршы тавыш бирде.

Кичә исә, Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатларның күпчелеге «Президент» дип атауны яклап тавыш биргән. 


Фото: duma.gov.ru
«Президент» атамасын бетерүгә каршы тавыш биргән депутатлар (алар җиде):

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Айрат Фәррахов, Айдар Метшин, Марат Нуриев, Рөстәм Кәлимуллин (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән), Артем Прокофьев (КПРФ).

«Президент» атамасын бетерүгә каршы закон уңаеннан тавыш бирүдән катнашмаган депутатлар (алар дүрт):

Илдар Гыйльметдинов, Әлфия Когогина, Азат Ягъфәров, Ирек Богуславский (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән).

«Президент» атамасын бетерүне яклап тавыш биргән депутатлар (аларның берсе — Морозов кына Татарстаннан, калганнары «Бердәм Россия» партиясе таләбе буенча башка төбәкләрдән «китерелгән» кешеләр, алар дүртәү):

Олег Морозов, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев (барысы да «Бердәм Россия» партиясеннән).

Шулай итеп, җиде депутат Президентлык яклы, җидесе - каршы булып чыга. Бу очракта тавыш бирмәүчеләрне дә каршылар исәбенә кертеп буладыр, чөнки шул рәвешчә алар президентлыкны якламый дип аңларга кирәк.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, РФ Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе (2016—2020), хәзер комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов ни өчен битарафлык күрсәтүенә аңлатма бирде. 


— Катнашмадым, кирәк дип тапмадым, бу закон проектын карарга дип тавыш бирмәдем. Кемдер каршы тавыш бирде, кемдер яклады, кемдер катнашмады. Минем бу закон проектын яклыйсым килмәде, тавыш бирәсем килмәде, — диде Илдар Гыйльметдинов, үз позициягезне аңлатыгыз дигән сорауга. Сорауны «Сез Президент атамасына каршымыни?» дип тәгаенләдек. Ул барыбер бу сорауга туры җавап бирмәде — яклап тавыш бирмәгәнмен икән, димәк, каршы түгел дигән фикер әйтте.

 Тулырак: https://intertat.ru/news/politics/10-11-2021/id-karshy-id-yaklyy-prezident-atamasy-chen-k-r-sh-chiratta-respublikalarmy-5842682

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X