Реклама
Армиядә хезмәт иткәндә 8 хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов темасы матбугат битләрендә зур шау-шу тудырды. Аны яклаучылар да, гаеп итүчеләр дә күп булды. Егеткә юридик ярдәм күрсәтүче адвокат Руслан Нәгыев тагын бер сәер очрак турында бәян итте.
Кеше хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче юрист язуынча, Белгородта икенче көнен генә армиядә хезмәт иткән егет үлгән. Моңарчы ул үзенә карата мыскыл итүләр турында да хәбәр иткән булган. Егет үлгәч, аның әти-әнисенә часть командиры шалтыраткан. Хәрби җитәкче әйтүенчә, егет турникта атынганнан соң берничә адым ясаган да егылган һәм үлгән. Бу хәлгә ышанырга буламы? “Егетләр, турникта атынмагыз, сез әле әниләрегезгә бик кирәк” – дип төртмәле фикер калдырган Руслан Нәгыев үзенең инстаграмдагы битендә. --- Матбугат.ру Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27412
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз