Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илдар Ямалиев: "Соңгы арада урын өстендә ятты..."

    Җырчы, юмор остасы Илдар Ямалиев ни өчен клип төшерү эшләрен күчерүе турында сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

     

    “Шушы көннәрдә Гөлүсә Шаһбан сүзләренә иҗат иткән “Яратмыйсың дисең" җырына клип төшердек. Без аны август башында төшерергә тиеш идек. Кызганыч, әбием үлеп китте, шуңа күрә күчерергә туры килде. Аллаһы боерса, клипны тиздән зәңгәр экраннардан күрә алачаксыз. Үзем дә түземсезлек белән көтәм.

     

    Реклама

    Реклама

    Узган ел 90 яшендә бабай вафат булды. Быел 88 яшендә әбине озаттык. Соңгы арада урын өстендә иде, балалары һәрчак янында булды. Бабай белән иңне-иңгә куеп, 63 ел бергә гомер иттеләр. Бар кешегә дә үрнәк гаилә булдылар, безне бары тик яхшылыкка гына өйрәттеләр. Рәхмәтебез чиксез аларга! Урыннары җәннәттә булса иде.

    Гаиләгә килгәндә, олы улыбыз җәйге каникулдан соң балалар бакчасына йөрүен дәвам итте. Кечкенәсенә 4 ай була, Аллаһы боерса. Үсәбез”, - дип сөйләде Илдар Ямалиев.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ildar-yamaliev-sogy-arada-uryn-stend-yatty

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: