erid:2VtzquqpS7d
Ильмира Нәгыймова: "Беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә чыгуым"
Яңалыклар

Ильмира Нәгыймова: "Беренче һәм соңгы тапкыр кияүгә чыгуым"

Җырчы Ильмира Нәгыймова инстаграмда “сорау-җавап” сәхифәсе оештырды. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан").

 

- Аерылышканнан соң, тормышлар ничек? Кире кайтасы килмиме?

- Юк, әлбәттә! Беркемдә дә кире кайту теләге булырга тиеш түгел. Алга, бары тик алга гына...

- Ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?

- 20 яшьтә. Беренче һәм соңгы тапкыр дип уйлыйм. Бүтән анда барасым килми.

- Кияүгә чыгучы кызларга нинди киңәш бирер идегез?

- Ашыкмаска! Бер-берегезне яхшылап өйрәнегез, чөнки мәхәббәт сукыр...

- Матди һәм рухи яктан, әти-әниеңнән кала, кем сиңа ярдәм итә?

- Әти-әниемә мин үзем ярдәм итәм, Аллаһка шөкер. Рухи яктан тамашачым һәм дусларым ярдәм итә. Матди яктан – Ильмира Нәгыймова.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilmira-ngyymova-berenche-m-sogy-tapkyr-kiyag-chyguym


Арча хәбәрләре

Нет комментариев