erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнат Фәрхуллин: “Мине изәргә теләүчеләр бар”

Татар эстрадасы артисты Илнат Фәрхуллин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ялганны, икейөзлелекне, сүзендә тормаган кешеләрне яратмыйм. Үзенә әйтмәсәм дә, андый кешегә мөнәсәбәтем үзгәрә. Бөтен кешене дә үзең кебек күрергә ярамый икән", - ди Илнат. ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова)

– “Казан егетләре” төркемендә шактый еллар эшләдең бит әле...

– 7 елга якын эшләгәннән соң, үземне үстерү теләге белән төркемнән китәргә булдым. Ачуланышып китмәдем, күрешкәндә, егетләр белән исәнләшәбез. Менә инде ике ел аерым иҗат итәм.

– Җырның көйләрен һәм еш кына сүзләрен дә үзең язасың. Илһам кайчан килә?

– Репертуарымда 25ләп җыр бар, тагын 11 җыр чиратта тора. Гадәттә, җырлар моңсу, күңелсез чакта языла. Юлда барганда башка көйләр килә. Теләсә кайчан елап җибәрергә мөмкинмен, хәтта менә хәзер сөйләшеп утырганда да. Әйтик, “Әнкәемне үбәр идем” җырының тарихы бик үзенчәлекле. Ул онкология хастаханәсенең тәрәзә төбендә язылды. Өч ел элек әни онкология белән чирләде. Хастаханәдән кайта идем дә, елый идем. Табиблар операция ясатырга тәкъдим итте, ләкин нәтиҗәсе 50гә 50 булачак диделәр. Кул куйдыртып операциягә рөхсәтемне алдылар. Аллаһка шөкер, операция уңышлы узды. Хәзер бар да яхшы.

– Ни өчен рус телендә җырлый башладың?

– Гел яңалыкка омтылган кеше буларак, үземне сынап карарга теләдем. Балачактагы хыял иде ул. Репертуарымны рус җырлары белән дә баетырга телим. Әмма рус эстрадасына китү максаты юк. Шушы көннәрдә мине “Хулиганка” җыры белән Мәскәүгә федераль телеканалга чакырдылар.

– Сәхнәдәге хәрәкәтләреңне тәнкыйтьләүчеләр юк түгел. Махсус өйрәнеп чыгасыңмы, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыгамы?

– Махсус түгел, әлбәттә! Күңелдән чыга ул. Минем өчен сәхнәдә бернинди киртәләр дә юк. Сәхнәгә өйгә кергән кебек чыгам. Һәр чыгыштан, тамашачыдан ләззәт алам. Сәхнәгә “уф” дип түгел, ә “ниһаять” дип чыгам. Сәхнә артында үз чыгышымны түземсезлек белән көтәм. Һәр чыгышта сәхнәгә соңгы тапкыр чыккан кебек эшләргә кирәк дип саныйм. Шул вакытта чыгышыңның нәтиҗәсе булачак, халыкка нидер бирә алачаксың, чөнки халык рухи байлык алырга тиеш. 

– Кеше җырын җырлауга ничек карыйсың?

– Беркайчан да кеше җырын җырламадым. Күбесе бит мәҗлесләрдә Салават абый Фәтхетдинов җырларын башкара. Акчасыз яткан чакларда да кеше җырына кагылмадым. Шулай да күптән түгел гомеремдә беренче тапкыр Таһир Асылгәрәйнең “Күбәләк” җырын яңартып җырлый башладым. Әгәр минем җырны җырларга теләсәләр, каршы түгелмен, ләкин башкарганчы рөхсәт сорасыннар иде. Гадәттә, берәр чарага җырларга баргач, җырның “минусын” ди-джейның компьютерына күчерәсең. Һәм кайвакыт шул ди-джей “минусларны” үзенә күчереп алып, аларны башкаларга сатып бирә. Син 30 мең сум түләп, җырга аранжировка ясатасың, ә кемдер аны урлап 500 сумга сата. Мондый очраклар кәефне кыра, билгеле. 

– Башка артистларга җырлар язасыңмы?

– Соңгы арада бик язмыйм. Еш сорыйлар, әмма үз җырларымны бирәсем килми. Хәзер язган җырларымны үзем башкарам. Аларны октябрьдә узачак концертымда ишетергә мөмкин булачак. Бу – икенче концертым. Тамашачы да бик көтә.

– Иҗаттан кала, башка проектларың да бар дип беләм...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Казанда банкетлар залы, Яшел Үзән районында пляж ачтык. Үзем генә түгел, дуслар белән. Әмма беренче урында һәрвакыт иҗат булачак. Эшләгән акчаның 85 проценты кире шул эшкә китә. Бизнеста да, иҗатта да шулай.

– Син – ике бала әтисе. Кызың белән улыңның нинди һөнәрләре бар?

– Кызым Дианага 10 яшь, Тамерланга 6 яшь тула, Аллаһы боерса. Тамерлан музыканы ярата, аны шушы өлкәгә бирергә исәп. Спортка да бирү теләге бар. Минемчә, баланы спорт һәм сәнгать тәрбияли. Диана гимнастика белән шөгыльләнә, һәрдаим җиңүләре белән сөендерә.

– Социаль челтәрдә күзәтем барам, син гел ялгыз йөрисең. Дусларың бармы?

– Дусларым бик юк. Эстрадада һәркемгә яхшы мөнәсәбәттә мин. Һәркемнең үз стиле, үз юлы. Мине генә нигәдер бик өнәп бетермиләр. Изәргә, юкка чыгарырга теләүчеләр бар. Әмма бернигә дә карамастан, мин – бәхетле! Аллаһка шөкер, әнием, балаларым, якыннарым исән-сау.

– Үзеңдә үзгәртергә теләгән якларың бармы?

– Бар. Мин гел ашыгам. Ашыгып эшлим дә, аннары канәгатьсезлек хисе кичерәм, борчылам. Ә яхшы сыйфатым – мин соңга калырга яратмыйм. Сөйләшенгән вакытка ярты сәгать алдан килеп утырам.

– Кешеләрдә иң яратмаган сыйфат нинди?

– Ялганны, икейөзлелекне, сүзендә тормаган кешеләрне яратмыйм. Үзенә әйтмәсәм дә, андый кешегә мөнәсәбәтем үзгәрә. Бөтен кешене дә үзең кебек күрергә ярамый икән.

– Бу тормышта синең өчен иң кадерле әйбер нәрсә ул?

– Авыр сорау... Беренчедән, исәнлек. Икенчедән, кеше буларак, үз-үзеңне югалтмау, таптарга ирек бирмәү. Миңа гел хәрәкәттә булу мөһим. Әгәр Аллаһы Тәгалә кешегә йокыны бирмәгән булса, мин тәүлегенә 24 сәгать йокламаска риза булыр идем. Тәүлек буе эшләр идем. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnat-frkhullin-mine-izrg-telchelr-bar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X