Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Илназ Гарипов татар эстрадасыннан киткән?!

    Татар эстрадасы җырчысы Илназ Гарипов күптәннән эстрада сәхнәсендә күренми. Моның сәбәпләрен сорап үзенә шалтыраттык ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

     

    -    Илназ, син кая югалдың?

    -    Игътибар иткәнсездер, Татарстанда сирәк күренәм. Ярты ел инде татар эстрадасында юк мин. Мәскәүдә дә, чит илдә дә еш булам. Ләкин туган ягымны онытмыйм, кайтып йөрим. Яңа проектлар өстендә эшлим. Әкренләп рус эстрадасына кереп барыш. Әлегә барлык карталарны ачырга иртәрәк...

    -    Туй-юбилейлар сезоны башланды. Чыгыш ясыйсыңмы соң?

    Реклама

    Реклама

    -    Әйе. Әмма бәяләр бераз үзгәрде. Дөрес, элек тә арзанга йөрмәдек. Сыйфатлы эш арзан була алмый. 

    -    Илназ Гарипов өйләнергә җыенмыймы?

    -    Бу арада юк әле. Җыенгач та, иң беренче булып сезгә хәбәр итәрмен. 

    http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilnaz-garipov-tatar-estradasynnan-kitkn

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: