erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильвина кызының укуы өчен елына күпме акча түли?

Татар эстрадасының танылган артисты Ильвинаның кызы мәктәпкә укырга барды. Баксаң, Раяна укый торган мәктәптә уку августта ук башлана икән ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“Кызым Раяна Казанда халыкара мәктәптә укый. Андагы уку программасы бөтенләй башка төрле. Балалар июньдә дә укыды. Ә каникулга июль уртасында гына киттеләр. Каникуллары да башка төрле. Укулары август ахырында башлана. Әмма белем көне, башкаларныкы кебек үк, 1 сентябрьдә булачак”, - дип сөйләде безгә Ильвина.

Халыкара мәктәптә укуның түләүле икәнен һәркем белә. Елына ничә сумга төшүе турында Ильвина болай диде: “Мәскәү дәүләт университетында бер ел укуның бәясе Раяна укый торган мәктәп бәясеннән ике тапкырга арзанрак”.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безгә билгеле булганча, ата-аналар балаларын әлеге мәктәптә укыту өчен елына якынча 700 мең сум акча түли...

Быел Раяна 5нче сыйныфка укырга барган. “Кызым алтынчы тапкыр мәктәпкә китте, ул 5 яшьтән укырга керде”, - ди җырчы. Раянага укуында уңышлар телибез!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilvina-kyzyny-ukuy-chen-elyna-kpme-akcha-tli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X