erid:2VtzquqpS7d
Ильвира Хамматова исемен үзгәртте
Яңалыклар

Ильвира Хамматова исемен үзгәртте

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильвира Хамматова исемен үзгәртте. 

 

Исемендәге “Э” хәрефен “И”гә алмаштырды. Шулай итеп, ул хәзер Эльвира түгел, ә Ильвира.

“Исем кеше тормышына тәэсир итә, дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Чөнки бер ел эчендә тормышымда булган үзгәрешләр исемнең бер хәрефен булса да үзгәртүгә этәргеч бирде. Минемчә, бу үзгәрешләрне тамашачылар да тойгандыр. Бу тышкы кыяфәтемдә генә түгел, сәхнәдәге образымда да, яңа клипларымда да чагыла дип уйлыйм”, - дип сөйләде Ильвира Хамматова “Мәйдан” каналындагы “Лаеклы хит” тапшыруында.

Күптән түгел Ильвира үзе теләгән, күңеле кушкан җырлар яздыруы турында сөйләгән иде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilvira-khammatova-isemen-zgrtte


Арча хәбәрләре

Нет комментариев