erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Кайната туры юлга басарга теләмәгән киленен үтергән

Тикшерү комитеты Чаллыда яшәүче 65 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгаткан.

Аны 38 яшьлек киленен үтерүдә гаеплиләр. Салырга яратучы хатынны кайната эчүен ташлап, сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә өндәп караган. Тик аны күндерә генә алмаган.

Озак вакыт дәвамында пенсионерның улы белән килене эчүдән айный алмаган. Киленен акылга утыртырга тырышып сөйләшкән вакытта алар арасында низаг килеп чыккан. Ачуы кабарган кайната пычак алып, килененең күкрәгенә кадаган. Хатын шунда ук үлгән, кайнатасы экстрен хезмәткә шалтыраткан.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kaynata-tury-yulga-basarga-telmgn-kilenen-tergn


Нет комментариев