Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Казан һәм Геленджикны яңа даими авиарейс тоташтырачак

    Очышлар пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

    Казаннан 31 октябрьдә Геленджикка авиарейс ачыла. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Рейслар даими рәвештә пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак», - диелә хәбәрдә.

    Пәнҗешәмбе көнне Казаннан самолетлар 10.00 сәгатьтә очачак, Геленджик аэропортында 12.30 сәгатьтә төшеп утырачак. Кире очу 13.20 сәгатьтә. Татарстан башкаласына кайтып төшү 15.45 сәгатьтә булачак.

    Реклама

    Шимбә көнне Казаннан очу 7.45 сәгатькә билгеләнгән, Геленджикка төшеп утыру - 10.15 сәгатьтә. Кире юнәлештә самолет 11.15 сәгатьтә очачак һәм Татарстан башкаласында 13.35 сәгатьтә төшәчәк.

    Очышлар 50 пассажир сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 Канада һава судноларында башкарылачак.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/15/195408/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: